Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча чемпионаты финалына дип Мәскәүдәге «Лужники» стадионына килде

15.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында 2018 елгы Футбол буенча чемпионаты финалына дип Мәскәүдәге «Лужники» стадионына килде.

Искәртәбез, бүген финалда Франция һәм Хорватия җыелма командалары уйный.   

Instagram  битендә Рөстәм Миңнеханов матч башланыр алыдынна берничә фотография куйды.

Белешмә өчен:

Бүген  Кремльнең Герб залында 2022 елгы булачак Футбол буенча чемпионатын уздыру вәкаләтләрен Катарга тапшыру тантанасы узды.   

Анда Россия Президент Владимир Путин, Катар Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани һәм ФИФА президенты Джанни Инфантино катнашты.

Катарда дөнья чемпионаты 2022 елның 21 ноябреннән 18 декабренә кадәр барачак.

Төгәлрәк – www.kremlin.ru сайтында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru сайты материаллары буенча