Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы база предприятиеләренең җитештерү күләмнәре 2018 елның беренче яртыеллыгында үткән елның шушы чорына карата 2,1%ка арткан. Товар продукциясен җыелма җитештерүе 610 млрд. сумнан арткан.
Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, «Татнефть»тә, шиннар комплексында һәм «Нәфис Косметикс»та аеруча зур темпларга ирешкәннәр.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына акча күчерүләр 17%ка арткан. «Татнефть», «Казаноргсинтез», «Нижнекамсктехуглерод», «КВАРТ», «Химград» резидентлары һәм «Химзавод Карпова» түләүләр күләмен арттырган.
Химия һәм нефть химиясенең барлык предприятиеләре дә диярлек беренче яртыеллык йомгаклары буенча табышны һәм сатулардан килерне арттырган.
Шул чорда республикда 17 млн. 671 мең тонна нефть чыгарылган, шулардан «Татнефть» – 14 млн 115 мең тонна.
Ел башланганнан бирле нефтькә бәяләр арту нефть чыгару сегментында керемнәрне арттыруга китергән.
Химия секторында федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә үсеш темплары акрынаю күзәтелә. Җитештерү индексы сәнәгать буенча уртачадан кимрәк.
«Нижнекамскнефтехим» продукция чыгару күләмен 1%ка артырган, «Казаноргсинтез» үткән ел дәрәҗәсендә саклап калган.
«Нижнекамскнефтехим»да, «Нәфис Косметикс»та, «Химзавод Карпова»да һәм «КВАРТ»та эшләүчеләр санын оптимальләштерү бара. «Татнефть»тә һәм шиннар комплексында, «Химград»та хезмәткәрләр саны арткан.
«Татнефть»нең нефть химиясе блогы предприятеләре тышкы базарларга сатуларны арттырганнар.
Татарстанда шиннар чыгару 18%ка арткан.
Бөтендөнья химия компанияләре агрохимиянең һәм лак-буяу материалларының, пигментларның һәм ароматизаторларның, инженер пластмассаларның югары керемле сегементларына инвестицияләр кертәләр. Россия минераль ашламалар җитештерүчеләре өстәмә технологик чикләрне үзләштерәләр. Бу стратегияне Татарстанда кулланырга кирәк, дип саный Рафинат Яруллин.