Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Дөнья чемпионатында иминлекне тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты. Бу чара барышында 2018 елның беренче яртыеллыгында ведомство тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш Татарстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды.

Коллегия утырышын ачып, Артем Хохорин министрлык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. Ул искә төшергәнчә, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда түбәнрәк. 2018 елның 6 аенда республикада 20 мең 987 җинаять теркәлгән, аларның 12 мең 535 ачылган.

Бүгенге көндә Татарстанда җинаятьләрнең 62 %ы, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең 62,2 %ы ачыла, бу ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда сизелерлек югарырак.

Алексей Песошин үз чыгышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы агымдагы елның беренче ярты елында оператив-хезмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште, дип ассызыклады. Хисап чорында җинаять кылган 10 меңнән артык кеше ачыкланган, оешкан төркемнәр составында эшләнгән – 238, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары тарафыннан эшләнгән 536 җинаять ачылган.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, көндәлек хезмәт вазифаларын үтәү белән бергә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алдында торган иң мөһим һәм җаваплы бурычларның берсе – Казанда Футбол буенча ДЧ матчларына әзерлек һәм аны уздыру чорында теләсә нинди хокук бозу очраклары һәм террорчылык актларын булдырмау иде.

“Бу бурычны без иң югары дәрәҗәдә үтәдек, - диде Алексей Песошин. - Ике ай дәвамында республика эчке эшләр органнарының – 5 мең хезмәткәре, Россия Федерациясенең 12 субъектыннан Татарстанга ярдәм җибәрелгән 5 меңнән артык хезмәткәр, Росгвардия, Федераль куркынычсызлык хезмәте, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Оборона министрлыклары хезмәткәрләре белән бергә гражданнар һәм чит ил җанатарларының иминлеген тәэмин итте”.

“ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башкарган эшләр “Россия-2018” оештыру комитетының, Россия һәм Татарстан Республикасы Эчкеэшләр министрлыгы җитәкчелегенең югары бәясен алды. Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сезнең барыгызга да намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм”, - дип өстәде Алексей Песошин.

Утырыш тәмамланганда  Татарстан Эчке эшләр министрлыгының кайбер хезмәткәрләренә ведомство һәм республика бүләкләре тапшырылды. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.