Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын узды.
2018 елның беренче яртыеллыгында республика газ-нефть комплексы предприятиеләренең эш йомгаклары турында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Татарстан предприятиеләре өчен өслекләр инженериясенең инновацион хәл ителешләрен «Технологические системы защиты покрытий» ҖЧҖ генераль директоры Лев Балдаев тәкъдим итте. Компания продукциясенә тузуга чыдамлылык һәм коррозиягә каршылык хас.
Лев Балдаев Татарстан җитәкчелегеннән төбәк сәнәгатендә өслек инженериясе технологияләрен гамәлгә кертүне һәм үстерүне сорады.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимнәрне төзелешкә карата да өйрәнергә тәкъдим итте, шул исәптән юллар салуда, боз сарайлары һәм бассейннар өчен, шулай ук «Татнефть»тә, «Казаноргсинтез»да, Горький ис. заводта да.
Татарстан Республикасында «ЗМ-Волга» компаниясе (компания - «Алабуга» МИЗ резиденты) проектын үстерү турында «3М» компаниясенең Россия һәм БДБ илләренең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча киңәшчесе Петр Коротков сөйләде. Компания 2019 – 2020 елларда полимерлар җитештерү буенча процессинг өстәлмәләрне Татарстанда тупларга мөмкин. Татарстан Республикасы предприятиеләре «ЗМ» компаниясенең яңа җитештерүе өчен чимал китерүчеләр булырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов яңа предприятие потенциалын куллануга ярдәм итәргә вәгъдә бирде, әмма продукция үрнәкләрен сынаганнан соң гына.
Калдыкларны эшкәртү буенча тиз пиролиз технологиясе турында «ЭЛП Групп» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Грачев чыгыш ясады. Компания FPP02 коммерциячел җайланмасын эшләгән. Җайланма авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм көнкүреш калдыкларын нефть химиясе, кече энергетика, юллар салу өчен эшкәртергә мөмкин.
Әзер шинопроводларны «Энерго РС» Екатеринбург компаниясенең стратегик үсеш директоры Андрей Семкин тәкъдир итте (шинопровод – кулланучылар урыннарына электр энергиясен тапшыру өчен конфигурациягә яисә модификациягә җиңел бирешә торган конструкция).
«Иннополис» базасында кибериминлек һәм «цифрлы игезәкләр» системаларын үстерү һәм эшләү фикере белән «Шнейдер Электрик» генераль директоры урынбасары Борис Муратов һәм «Авева» компаниясе генераль директоры Алексей Лебедев чыгыш ясады. EcoStruxure сәнәгать өчен универсаль платформа эшләнгән.
«Безнең кибериминлек һәм цифрлы игезәкләр буенча компетенцияләребез булырга тиеш, бу заман таләбе. Иннополиста үстерсәк, бу арзанрак та һәм сыйфатлырак та булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» һәм башка эре компанияләр белгечләрен чакырып семинар уздырырга тәкъдим итте.