Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды һәм чемпионат кысаларында эшләгән бөтен ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Төп доклад белән "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО генераль директоры, "Россия-2018" оештыру комитеты" АНО оештыручы шәһәр Казанда объектларны әзерләү һәм чараларны оештыру идарәсе җитәкчесе, республика оештыру комитеты рәисе урынбасары Азат Кадыров чыгыш ясады. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда Россия чиген 16273 кеше узды. "Казан" халыкара аэропорты 3300 рейс кабул итте һәм аныж аша 330 меңгә якын пассажир үтте, бу узган елның шул ук чорына караганда 40 процентка артык. Шул исәптән "Казан" аэропорты 7 июль көнне 17 620 пассажирга хезмәт күрсәтте (6 июль көнне шәһәрдә Бразилия белән Бельгия җыелма командалары арасында матч узды). 

Матчлар үткәрү чорында "Казан-Арена" стадионында 254448 тамашачы булды. Уртача бер матчта 42408 тамашачы булды. Стадион матчка кадәр бер сәгать алдан уртача 65,2 процентка тула иде. 

Матчларда 50 илдән 3508 массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эшләде. 

Волонтерлык программалары кысаларында Казанда оештыру комитетыннан 1345 волонтер, 1040 шәһәр волонтеры катнашты. 

Казанда җанатарлар паспортларын бирү пунктларында 56751 җанатар паспорты бирелде. Шул исәптән матч көннәрендә - 24318. 

Җанатарлар фестивале кысаларында 67 сату алып бару нокталары оештырылды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионатын уникаль вакыйга дип атады. Ул билгеләгәнчә, илебез, катлаулы сәяси вәзгыятькә карамастан, чемпионатны уздыру чорында кунакларга һәм катнашучыларга кунакчыл һәм ачык йөзле булды. 

Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин иткән, әмма бер матчны да карый алмаган һәммә хокук саклау, МЧС һәм башка органнар вәкилләренә рәхмәт белдерде. 

Ахырда дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.