Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху әфәнде белән очрашты. Очрашу КИФ-2018 киңлекләрендә узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә таяна һәм стратегик партнерлык рухында үсә.
Татарстанның Һиндстан белән күркәм хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Быел апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе Андхра-Прадеш һәм Телангана штатларында булды. Штатлар җитәкчеләре белән очрашулар, Татарстан һәм Һиндстан эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узды, «Фарма-Сити» фармацевтика кластерына визит оештырылды. «Һиндстан белән фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек – бик перспектив юнәлеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Сәүдә-икътисадый өлкәсендә яхшы багланышлар урнаштырыла. Һиндстанда Татарстан вертолетлары, «КАМАЗ» йөк машиналары һәм нефть химиясе продукциясе әйбәт мәгълүм.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасы турында сөйләде, икътисадның төп тармакларына басым ясады: нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, нефть химиясе, авиа- һәм вертолетлар төзелеше.
«Безнең өчен Һиндстан партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мөһим» - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Суреш Прабху әфәндене Татарстанга чакырды һәм аның катнашында Татарстан-Һиндстан бизнес-форумы уздырырга тәкъдим итте.
Үз чиратында Суреш Прабху Һиндстан белән Татарстан арасында авыл хуҗалыгы, ИТ, фармацевтика, нефть һәм газ чыгару өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген билгеләп үтте.