«МегаФон» Казанда WorldSkills-2019 чемпионатының цифрлы партнеры булачак

12.09.2018

«МегаФон» ГАҖ 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Бу хакта ниятләр турында килешү бүген Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында имзаланды. 

Докуменка имзаларын «МегаФон» компаниясенең операцион директоры Анна Серебряникова, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов куйдылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков катнаштылар. 

"Республикабыз "МегаФон" компаниясе белән ныклы хезмәттәшлек итә. Компания Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күп проектларның партнеры булды, шул исәптән, халыкара дәрәҗәдәгеләрдә дә. Уртак эшчәнлегебезне дәвам итүебез турында шатланып хәбәр итәбез, бу юлы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Казанда 70 тән артык илдән вәкилләрне җыячак WorldSkills дөнья чемпионаты кебек эре чараларны уңышлы уздыруның мөһим өлеше - ышанычлы элемтә һәм тиз интернет. Челтәрләргә гаять зур йөкләнеш булуга карамастан, бурычыбыз - өзлексез сервисларны тәэмин итү", - диде Роман Шәйхетдинов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.