Рөстәм Миңнеханов Владивостокка КИФ-2018дә катнашу өчен килде

12.09.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең максаты – IV Көнчыгыш икътисадый форумы чараларында катнашу. 

Форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов «Йокогава электрик», «Хитачи»,  «Лотте» компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырачак. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Һиндстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху, Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга һәм Кытайның Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун провинцияләре җитәкчелеге белән дә очрашачак. 

Моннан тыш, КИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланачак, шул исәптән Казанда узачак WorldSkills-2019 кысаларында Татарстан Республикасы белән «Мегафон» компаниясе арасында партнерлык турында килешүгә дә кул куелачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.