Рөстәм Миңнеханов: «Йокогава Электрик» компаниясе - Татарстанның стратегик партнеры

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында «Йокогава Электрик» компаниясенең президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима белән очрашты. 

ТР Президенты сүзләренчә, автомтлаштырылган идарә системалары буенча «Йокогава Электрик» - Татарстанның стратегик партнеры. Рөстәм Миңнеханов Япония компаниясенең республика нефть-химия комплексы предприятиеләре һәм Татарстан вузлары белән эшчәнлеген югары бәйләде. 

"Татарстан белән «Йокогава Электрик» компаниясе мөнәсәбәтләре тарихы бай. Шул арада безнең мөнәсәбәтләр ныгый бара. Сез республика территориясендә күп проектларда катнашасыз", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Такаши Нишиджима хәбәр иткәнчә, «Йокогава Электрик» республика территориясендә утызлап төрле проектта катнаша һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә планлаштыра. Бу мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлеккә дә, нефть предприятиеләре белән элемтәләргә дә кагыла. Аерым алганда, «Йокогава Электрик» нефть химиясе производстволарын программалар белән тәэмин итү өлкәсендә Иннополис Университеты белән уртак эшне башларга планлаштыра. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.