Татарстан Президенты Кытай коммунистик партиясе комитетының Шаньдун провинциясе секретаре Лю Цзяи әфәнде белән очрашты

27.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистик партиясе комитетының Шаньдун провинциясе секретаре Лю Цзяи әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Цзинань шәһәренә (Кытай) эш визиты кысаларында узды. 

Лю Цзяи билгеләгәнчә, Татарстан белән Шаньдун провинциясенең ун еллык хезмәттәшлек итүе дәвамында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә гаять зур нәтиҗәләргә ирешеп булды. Эре проектлар гамәлгә ашырылды. Алар арасында - республика территориясендә «Haier» заводы төзелде, «КАМАЗ» белән «Weichai Power» компаниясе арасында автомобиль двигательләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. "Алга таба төбәкләребез арасында актив багланшылар дәвам итер дип өметләнәбез", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген ике төбәк арасында ныклы элемтәләр булдыруга бөтен шартлар бар. Ул Россия һәм Кытай җитәкчелегенә әлеге эштә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. 

ТР Президенты ассызыклаганча, «Haier» проектын Татарстанда уңышлы гамәлгә ашыру һәм «КАМАЗ» белән «Weichai Power» компанияләренең булачак уртак зур проекты Татарстан белән Шаньдун бизнесы вәкилләренә элемтәләр урнаштыруга этәргеч булырга тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов Лю Цзяи әфәндегә Татарстан белән Шаньдун эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форум барышы турында хәбәр итте. "Татарстан һәм Кытай компанияләре презентацияләре узды, хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр билгеләнде", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28 сентябрь көнне, Татарстан делегациясе Яньтай шәһәрендә визитын дәвам итә, анда «Wanhua Chemical» химик компаниясе производствосы белән танышырга ниятли. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Лю Цзяи әфәндегә Россиягә визиты кысаларында Татарстанга да килергә тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.