Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа сайланган Түбән Новгород Губернаторы Глеб Никитин инаугурациясендә катнашты.
«Бу Түбән Новгород өлкәсе өчен дә һәм безнең өчен дә әһәмиятле вакыйга. Түбән Новгород өлкәсе – безнең стратегик партнерыбыз, безнең багланышлар, ә безнең багланышлар бик җитди, үсергә тиеш. Глеб Сергеевичны мин шәхсән күптән беләм, аның тәҗрибәсе бик зур һәм, иң мөһиме, ул бик яхшы имтихан тотты – елы буена «вазыйфаларны башкаручы» булып йөрү җиңел түгел. Һәм дөнья чемпионаты, һәм сездә гамәлгә ашырылучы процесслар – без барысын да игътибар белән күзәтеп барабыз, хөрәтле яшь технократлар», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты чарада катнашучыларга.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа сайланган Губернаторга эшләрендә уңышлар теләде. «Кирәк чакта без гел яныгызда булырбыз. Мин чын күңелдән Сезне тәбриклим!» – дип йомгак ясады ул.
Глеб Никитинның вазыйфасына керешү тантанасы Түбән Новгород ярминкәсенең тугра залында узды.