Бүген Игенчеләр сарае каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.
"Сезгә бүген республика территориясендә ветеринария хезмәтендә иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Агросәнәгать комплексының үсеше, кошчылык һәм терлекчелек комплексларының, терлекчелек продукциясе җитештерүче фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның тотрыклы эше Дәүләт ветеринария хезмәтенең нәтиҗәле эшеннән тора", - дип белдерде Алексей песошин. Ул бүген мал табиблары һәм фельдшерларның замана таләпләренә җавап бирергә тиешлекләрен әйтте. "Ветеринарлар үз эше осталары, принципиаль белгечләр булырга тиеш", - диде.
Алексей Песошин Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе1993 елда оешканын искәртте. "Соңгы 25 елда ветеринария берләшмәсе һәм аның кул астындагы учреждениеләр актив үсеш алды. Соңгы елларда Татарстан Президенты ярдәме белән учреждениеләрнең матди-техник базасы күпкә яхшырды. Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2013 елдан башлап район-шәһәр ветеринария берләшмәләре биналарын төзекләндерүгә 30 ар млн сум акча бүлеп бирелә. 2017 елда 26 бина төзекләндерелде. Быел да шулкадәр корылмага ремонт ясалачак. 2019 елга 33 ветеринария учреждениесен төзекләндерү ниятләнә", - дип билгеләп узды Премьер-министр.
Чыгышыннан соң, ул 101 "Лада Ларгус" машинасы ачкычын тапшырды. "Бу автомобильләр оператив рәвештә ветеринария ярдәме күрсәтергә, эпизоотик һәм профилактик эш, малларда йогышлы авыруларны кисәтү буенча эш үткәрергә булышыр дип өметләнәм", - дип Алексей Песошин эшләрендә уңышлар теләде.
Татарстанда ветеринария хезмәтләренә ярдәм күрсәтү буенча программалар гамәлгә ашырыла. Бу күчмә һәм стационар пунктлар белән тәэминат, кадрлар әзерләү. Президент программасы кысаларында, дәүләт ветеринария хезмәте ел саен яңартыла. Соңгы 5 елда ветеринария белгечләренә 222 берәмлек махсус техника тапшырылган. Хөкүмәт ярдәме белән ветеринария хезмәтендә эпизоотик отряд эшли. Аның эше өчен дезинфекция җайланмалары, җиһазлары, күчмә ветеринария пунктлары, җиңел һәм йөк машиналар, күчмә лаборатория белән тәэминат кайгыртыла.