Бүген Цзинань шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Sinotruk» йөк автомобильләре производстовсы эшчәнлеге белән танышты.
«Sinotruk» корпорациясе авыр йөк автомобильләр, махсус техника, автобуслар, двигательләр һәм шассилар ясый. Әлеге машиналарны төзелеш, тау эше, йөк ташуда кулланалар.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмә комплексын карады, машилараның төрле модификацияләре белән кызыксынды. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, 2016 елда автоконцерн 66,5 меңнән артык машина сатылган, шуларның 25 меңе экспорта җибәрелгән. «Sinotruk» автомобильләре дөньяның 100 дән артык илендә, шул исәптән Россиядә дә сатыла.
Кытай автоконцерны җитәкчелеге белән очрашуда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды, шул исәптән газ-мотор техникасы өлкәсендә дә. «Без ачык һәм хезмәттәшлеккә әзер. Татарстан белән Кытайның Weichai Power мотор төзү корпорациясе арасында хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде. Якын көннәрдә сезне Татарстанда сәламләвебезгә шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.