Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Сөембикә» операсы премьерасын карадылар

26.09.2018

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы премьерасы узды. Операны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карадылар.  

«Сөембикә» операсы премьерасы – безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга. Без, профессионалларыбыз, белгечләребез оештырган милли операбызның шундый уңышларга ирешүе белән горурланабыз. Опера тамашага бай һәм тарихыбыз белән сугарылган. Без тарихыбызны белергә тиеш. Премьера лаеклы дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый продукт барлыкка килүе белән горурлана ала. Бу вакыйга, һичшиксез, тарихка кереп калачак!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Театр заказы буенча эшләнгән спектакльнең куючы режиссеры Юрий Александров, куючы рәссамы Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам Виктория Хархалуп, балетмейстеры Давид Авдыш. Спектакльдә төп партияләрне Казан төркеменең әйдәүче солистлары, шулай ук чакырылган артистлар башкарды. Куючы дирижеры – Ренат Салаватов.

Моннан тыш, театр фойесында «Сөембикә образы татар рәссамнары эшләрендә» дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде: тамашачылар Баки Урманченың график миниатюрасын, шулай ук хәзерге заман Казан, Чаллы һәм Санкт-Петербург рәссамнары әсәрләрен күрделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте