Рөстәм Миңнеханов: Дубайның Икътисадый үзәге ярдәмендә бездә яңа юнәлеш – хәләл яшәү рәвеше үсә

30.10.2018

Ислам банкингы инструментларын үстерү, Татарстан һәм тулаем Россия территориясендә хәләл яшәү рәвеше принципларын алга сөрү турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Thomson Reuters» яңалыклар агентлыгына интервьюсында сөйләде. Журналистлар белән әңгәмә Дубайда (БГӘ) Глобаль ислам икътисадый саммиты кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ислам банкингы юнәлеше Россиядә әлегә җитәрлек дәрәҗәдә актив үсми. Әмма әлеге эш рәвешенә игътибар арта бара. РФ Үзәк банкы Партнерлык банкингы буенча эш төркеме төзеде, бу төркем безнең илдә ислам банкингы инструментларын алга сөрү буенча яңа алымнар формалаштыра.   

Татарстан Республикасы Президенты Россия Саклык банкы белән бергәләп һәм Ислам үсеш банкы ярдәмендә гамәлгә ашырылучы яңа проектка төп басым ясады. Сүз республикада Халыкара ислам финанс үзәге булдыру турында бара. «Әлеге үзәк берничә юнәлеш буенча эш алып барачак. Бу – белгечләр әзерләү, яңа финанс инструментларын ислам банкингы нигезендә алга сөрү, шулай ук кирәкле норматив база формалаштыру», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәләл өлкәне үстерү перспективалары турында да сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Дубайның Икътисадый үзәге ярдәмендә яңа юнәлеш – хәләл яшәү рәвеше үсә.

«Россия территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши, алар хәләл яшәү рәвешенә, хәләл медицинага, хәләл туризмга мохтаҗ. Бүген бу базарга ихтыяҗ зур. Дубайдагы партнерларыбыз безгә бу бурычларны хәл иткәндә консультатив ярдәм күрсәтә. Мин Татарстан турында гына түгел, тулаем  Россия турында сөйлим», – дип өстәде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.