Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасына ике көнлек эш сәфәренә киләчәк. Татарстан Президенты ил җитәкчелеге белән очрашулар уздырырга, Россия-Молдова мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Молдавия арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән адымнарны билгеләргә ниятли.
Төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында Молдова Республикасы башлыгы Игорь Додон белән очрашуда сөйләшәчәкләр. Молдавия Премьер-министры Кристина Лесник белән әңгәмә дә планлаштырыла.
Иртәгә, 3 ноябрь көнне, Рөстәм Миңнеханов эш визиты Гагаузия автоном-территориаль берәмлек үзәге башкаласы Комрат шәһәрендә дәвам итәчәк. Анда Татарстан Президенты Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли.
Шулай ук Татарстан Президенты "Invest Gagauzia-2018" IV Халыкара инвестиция форумы эшендә катнашачак. Анда ТР Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты арасында 2019-2021 елларда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланачак.