Бүген Кишинев шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавия Премьер-министры урынбасары Кристина Лесник белән очрашты.
Россия-Молдава мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Молдавия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең Гагаузия белән багланышларыбыз бар, әмма бу хезмәттәшлек, гәрчә аерым проектлар булса да, башлыча гуманитар өлкәдә гамәлгә ашырыла», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң беренче нәүбәттә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. «Безнең сәүдә мөнәсәбәтләре дәрәҗәсе җитәрлек түгел әле. Бүген товар әйләнеше $12 млн. Бу кечкенә сан, Татарстан белән Молдавиянең мөмкинлекләренә туры килми. Әлеге эш сәфәре барышында яңа партнерлар табарбыз, перспектив икътисадый проектлар турында фикер алышырбыз дип ышанам», - диде ТР Президенты.
Очрашуда Татарстан белән Молдавия арасында сәнәгать, икътисад, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү буенча хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук инвестицион хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды.