РФ Президенты грантларының икенче бәйгесендә Татарстан Республикасы җиңүче булды

01.11.2018

Грантлар өчен көрәштә Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары активлык күрсәтте, үз проектларын үстерү өчен Президент грантлары фондыннан төбәк 174 млн сум алды.

2018 елның 31 оуктябрендә РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә РФ Президенты грантларын тәкъдим итүгә бәйге уздыру буенча координацион комитет утырышы узды.

Утырышта катнашучылар икенче бәйгегә йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.

Ике бәйгедә җиңү нәтиҗәсендә Идел буе федераль округы төбәкләре алдагы еллар белән чагыштырганда рекордлы сумма - 1 млрд 52 млн сумлык грант алдылар.

2017 елда Идел буе федераль округы төбәкләренә ике бәйгедә җиңү нәтиҗәсендә 864 млн сум, 2016 елда 422 млн сум бирелгән булган.

Грантлар өчен көрәштә Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары активлык күрсәтте, үз проектларын үстерү өчен Президент грантлары фондыннан төбәк 174 млн сум алды. Грант акчасын республиканың 60 коммерцияле булмаган оешмасы үзара бүлешәчәк.

Гомумән, 2018 елда грант алган проектларның саны узган ел белән чагыштырганда 568дән 721 кадәр арткан.

Россиянең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләреннән булган җиңүчеләрне котлады һәм  коммерцияле булмаган оешмалар проектларының сан ягыннан гына түгел, бәлки сыйфат ягыннан да үсешен билгеләде.

 


Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.