Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялда

01.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда. 

Отпуск турында күрсәтмә 2018 елның 29 октябрендә (№ 353) имзаланган.

Отпуск 2018 елның 1 ноябреннән 6 ноябренә кадәр булачак.

Татарстан Республикасы  Конституциясенең 98 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошинга йөкләнә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.