Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Морозов Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Сергей Морозовка Әстерхан өлкәсе җитәкчесе урынында уңышлы эшләр теләде.
Әстерхан өлкәсе – икътисады үсә барган, уникаль табигате һәм борынгы тарихы булган күп милләтле төбәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, бүгеннән соң үзара хезмәттәшлек активлашачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әстерхан өлкәсе белән Татарстан арасында товар әйләнеше зур түгел, бары тик ярты миллиард сум.
Безнең республика сезгә җиңел һәм йөк автомобильләре; ашамлык продуктлары; синтетик каучуклар; табак пыяла китереп тора. Әстерхан өлкәсеннән республика ашамлык продуктлары ала: яшелчә һәм томат пюресы; балык һәм балык продуктлары; тоз; кондитер әйберләре.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әстерхан өлкәсеннән килгән коллегаларга «Заказ.РФ» электрон федераль сәүдә мәйданын куллану мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, балык үрчетү комплексын үстерү буенча хезмәттәшлек потенциалы бар. Әстерхан өлкәсеннән балык үрчетү өчен уылдык алу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иртәгә 30 ноябрьдә, Әстерхан өлкәсе делегациясе «Алабуга» МИЗга, шулай ук Иннополис шәһәренә барырга җыена.
«Безгә фәнни-техник хезмәттәшлекне һәм мәгарифтә үзара багланышларны ныгытырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, Әстерхан өлкәсендә 60 меңнән артык татар яши. «Мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә элемтәләрне киңәйтергә кирәк. Сезнең өлкәдә Габдуллй Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре бар. Төбәк һәм җирле хакимият тарафыннан татар иҗтимагый оешмаларына күрсәтелгән ярдәмегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә».
Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов бай эшлекле программа өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Әстерхан өлкәсен тәкъдир иттеләр, видеоролик күрсәтелде.
Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Морозов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.