Бүген Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале гала-концерты уза.
Гала-концерт кунаклары Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар булды.
“Игелекле дулкын” фестивале Казан мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тарафыннан ТР Хөкүмәте һәм Россия Президентының гражданнар җәмгыяте үсешенә грантларының берәм операторы булган Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырыла.
“Игелекле дулкын” – шәһәрнең Президент грантлары фондының грантын алган 66 коммерцияле булмаган оешмасының берсе. Грантларның гомуми суммасы 118 млн сум. Быел бәйгенең географиясе киңәйде – тыңлаулар Россиянең 9 шәһәрендә үтте.
Конкурс финалына бөтен илебездән 130 сәләтле бала узды. Сайлау турлары музыка, хореография, сәхнә сәнгате юнәлешләре буенча барды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова Россия Президенты Владимир Путин сәламләвен укыды. Аерым алганда, текстта әлеге проект Россиядә күпме сәләтле кеше барлыгын күрергә ярдәм итүе ассызыклана.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Президент грантлары фондына, фестивальне финанслауның зур өлешен һәм илебезнең башка шәһәрләрендә фестивальне оештыруны үз өстенә алуы өчен, зур рәхмәтен белдерде.
"Игелекле дулкын" фестиваленең исеме үк аның нинди чара икәнлеге хакында сөйли. - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бәйрәм балаларга үзләрен күрсәтергә һәм сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Финалның Казанда узуына без бик шат, Татарстан мондый проектларга һәрвакыт ачык. Конкурсның иң югары дәрәҗәдә узуын телим. Без гел шат һәм рәхим итегез!"