Бүген Болгар шәһәрендә «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелеккә идарә» темасына дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен укыту программасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов катнашты.
Укыту курсларында катнашучылар берничә лекция тыңлаячаклар, әйдәүче халыкара экспертлар һәм төбәк идарәсе, икътисад һәм лидерлык өлкәсендәге практиклар белән очрашачаклар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе – Татарстанның күптәнге партнёры. Бүген төрле проектлар буенча, шул исәптән Президент академиясенең халыкара Җәйге кампусын Иннополиста уздыру буенча да хезмәттәшлек алып барыла.
«Без һәрвакыт стажировкаларның һәм укыту семинарларының барлык рәвешләрен хуплап килдек. Хәзер бөтенесе цифрлы революция турында сөйли, әмма бик азлар гына яңа эш рәвешләрен гамәлгә ашыру принципларын төгәл итеп әйтеп бирә ала. Заманнан артта калмаска һәм кая юнәлгәнебезне аңларга кирәк. Без барыбыз да цифрлаштыру дәвере өндәүләренә әзер булырга тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Иван Федотов сүзләренчә, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары дәүләт идарәсе мәктәбе – бүген Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укытуның төп үзәге.
Аннары «Цифрлы дәвердә дәүләт идарәсе» темасына Сингапур Илкүләм университеты профессоры Дональд Лоу лекция укыды.