Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РИТА рәисе итеп янәдән сайланды

16.01.2019

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп янәдән сайланды. Карар X Гайдар форумы киңлекләрендә РИТА әгъзаларының чираттагы җыелышы барышында чыгарылды.   

Моннан тыш, Ассоциация әгъзалары Иван Федотовны янәдән РИТА директоры итеп сайладылар. Шулай ук җыелышта Новгород өлкәсенең һәм Саха Республикасының (Якутия) РИТАга керү турындагы гаризаларын карадылар. Гаризалар бертавыштан хупланды.   

Аннары җыелышта катнашучылар Ассоциация эшчәнлегенең стратегик мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм киләсе елга эш планын билгеләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.