Рөстәм Миңнеханов Россиядә Coca-Cola HBC генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты

16.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Россиядә Coca-Cola HBC генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты. Очрашу Х Гайдар форумы кырларында узды. 

Яклар алга таба Татарстан белән Россиядә Coca-Cola HBC компаниясенең спорт өлкәсендә хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. 

Очрашуда катнашучылар республикада эре спорт чараларын уздыруда багланнышларның уңышлы тәҗрибәсен ассызыкладылар, алар арасында - 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты. Быел Казанда “Ворлдскиллс” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында хезмәттәшлек итү дә планлаштырыла.

Очрашу ахырында Александар Ружевич Татарстан Президентына 2018 елгы дөнья чемпионатының рәсми уен тубын бүләк итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.