Рөстәм Миңнеханов «Илкүләм үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024» пленар дискуссиясендә катнашты

16.01.2019

Бүген Х Гайдар форумы кысаларында Татарстан Республики Президенты  Рөстәм Миңнеханов «Илкүләм үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024» пленар дискуссиясендә катнашты.

Төп спикерлар РФ беренче вице-премьеры – Россия  Финанс министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин һәм Мәскәү мэры, Дәүләт Советының РФ Президентының май Указын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш төркеме җитәкчесе Сергей Собянин булды.

Утырышта илкүләм проектларның ни дәрәҗәдә илкүләм максатларга ирешүгә ярдәм күрстәчәге турында фикер алыштылар, дәүләт идарәсе системасында потенциаль үзгәрешләрне һәм башка актуаль мәсьәләләрне карадылар. 

Чыгышында Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, быел Хөкүмәт эре проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә бизнес-бергәлеккә ярдәм күрсәтәчәк, шул исәптән административ барьерларны җиңеп чыгу мәсьәләләрендә дә.

Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, бүген бизнесны икътисадка инвестицияләр кертүгә этәрерлек стимуллаштыру чаралары буенча эш алып барыла.

Үткән еллар тәҗрибәсен искә алып, Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, 2008-2012 елларга өстенлекле илкүләм проектлар программасы илдә 70%ка гына үтәлгән. 

Ул хәбәр иткәнчә, илкүләм проектларда бүгенгә бөтен җитди адымнар да күрсәтелмәгән. Хисап палатасы башлыгы планлаштырылучы икътисадый үсешкә этәргеч булырлык өстәмә чаралар эшләргә тәкъдим итте.

Мәсәкәү мэры Сергей Собянин фикеренчә, Россия икътисады алга китсен өчен эре агломерацияләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. «ТАСС» МА материаллары файдаланылды