Алексей Песошин “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа производство ачу өчен гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды

22.01.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга килешүләр төзү өчен гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул искә төшергәнчә, бүген комиссиягә алты инвестицион проект буенча гаризалар тәкъдим ителгән.

Беренче проект - “Йөк машиналарына запас частьләр җитештерү заводы”. 50 эш урыны булдырылачак, дип көтелә.

Икенче проект - “Сильфон компенсаторлар җитештерүне оештыру”. 30 эш урыны булдырылачак, дип көтелә.

Алга таба  “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә сөт продукциясе җитештерү проекты каралды  (“Атасанжак Милк” ҖЧҖ  компаниясе, проект оригиналь төрек рецептлары буенча  әйрән, табигый йогурт, сыр, атланмай кебек сөт продуктлары җитештерүне күздә тота).

Утырыш барышында шулай ук  товар бетоны, җылылык изоляцияләү цилиндрлары һәм премиум-класс тротуар плитәләре җитештерү буенча проектларны тәкъдим ителде.

Тәкъдим ителгән барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Алексей Песошин комиссия утырышы протоколын әзерләргә һәм раслауга тапшырырга кушты. ТР  Икътисад министрлыгына социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары реестрына кирәкле язмалар кертү өчен Россия Икътисади үсеш министрлыгына утырыш материалларын җибәрү йөкләнде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.