Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында чыгыш ясады

23.01.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумындагы "Россиянең конкурентлыкка сәләтлеген саклау" сессиясендә чыгыш ясады. Сессиядә экспертлар буларак шулай ук РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия Президенты каршында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев чыгыш ясадылар. 

Сессиядә Россия икътисады үсеше, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, әлеге процессларда төбәкләр роле турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге икътисадый санкцияләр ике якка да тискәре йогынты ясыйлар. Шулай да, чит ил компанияләре Россия территориясендә эшләрен дәвам итә һәм биредә проектларын гамәлгә ашырырга әзер. Мисал буларак ТР Президенты "КАМАЗ" белән «Daimler» хезмәттәшлеген китерде. Быел компанияләр кабиналар каркасларын җитештерү заводын ачырга ниятлиләр. 

"Былтыр Санкт-Петербургтагы форумда "Түбән Кама нефть химиясе" белән Deutsche Bank арасында 807 млн евролык кредит килешүе имзаланды. Әлеге акчалар эре этилен комплексын финанслауга юнәлдерелә", - диде ул. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия белән ислам илләре мөнәсәбәтләренә дә кагылды. "Илебез территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши, республикабызда - 2 миллион тирәсе. Бүген Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче, без әлеге юнәлештә актив эш алып барабыз. РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча мин "Россия - Илсам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәклим, анда ИХО 30 ил катнаша. Без даими рәвештә очрашабыз, төрле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышабыз", - дип хәбәр итте ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы ун елда Казанда "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" эре халыкара икътсадый форумы оештырыла. Форум мөселман илләре өчен кызыклы. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Давостагы "Рус йорты"нда булды. Әлеге мәйданчык форуда җыелган халыкара эшлекле һәм рәсми даирәләр арасында Россия инициативаларын алга этәрү өчен оештырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.