Бүген ТР Хөкүмәте Йортында "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы утырышы узды.
Утырышта статс-секретарь - Россия Федерациясе спорт министры урынбасары, Күзәтчелек советы рәисе Наталь Паршикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры, Күзәтчелек советы секретаре Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.
Наталья Паршикова хәбәр иткәнчә, ул "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә булган һәм әлеге мәйданчыкка югары бәя бирә.
Шуннан Күзәтчелек советы көн тәртибендәге мәсьәләләргә тукталдылар.
Төп доклад белән Азати Кадыров чыгыш ясады. Утырышта оешма эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары каралды.