Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды

19.03.2019

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды, анда ул КФУда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты.

Минтимер Шәймиев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Физика институтында булдылар. Монда кунакларга физика укытучылары үрнәгендә фәннәр укытучыларын әзерләүнең бүленгән системасын тәкъдим иттеләр.

Минтимер Шәймиевкә КФУда бер үк вакытта педагогик кадрларны әзерләүнең ике моделе эшли, дип аңлаттылар. Беренчесе, классик, аерым вузда яисә аерым факультетта укытучылар әзерләү белән генә шөгыльләнәләр. Мәсәлән, КФУның Алабуга институты.

Икенчесе, бүленгән әзерлек системасы гамәлгә ашырыла, бу очракта физика, химия һәм башка фәннәрдән педагоглар профильле институтларда укыйлар, мәсәлән, Физика институтында, А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында һәм башкаларда.

Минтимер Шәймиев белем бирү процесссындагы яңалыклар һәм укытучылар әзерләү өчен университетта соңгы елларда булдырылган инфраструктура белән танышты.

“Минем студентлар һәм укытучылар белән сөйләшергә мөмкинлегем булды. Традицияләр бар, нигез бар, яхшы кәефле студентлар бар. Без берничә лабораториядә булдык һәм бездә республикабызда заманча белем бирү алымнарын кертә алуыбызга ышаныч барлыкка килде. Күренеп тора, федераль университет, ректорат һәм коллектив укыту базасын халыкара таләпләргә туры килерлек дәрәҗәдә яңарталар”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр интститутында булды, анда, аерым алганда, тарих һәм төбәкне өйрәнү укытучыларын әзерлиләр.

Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе полилингваль белем бирү мәктәбендә эшләү өчен укытучылар әзерләү үзенчәлекләре белән танышты.

Гомуми фикерләр буенча, алда бүгенге көндә төп бурыч буенча нәтиҗәле эшләү тора, бу - КФУны тәмамлаучыларның конкрет мәктәпләргә барып җитүе һәм белгечлекләре буенча эшләве.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, КФУ матбугат хезмәте.