Татарстан Президенты Дүшәнбедә берничә мәдәни объект белән танышты һәм Нурек ГЭС эшен өйрәнде

20.03.2019

Таҗикстан Республикасына эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Душәнбедә берничә социаль һәм мәдәни объектта булды һәм Нурек ГЭС эше белән танышты. 

Татарстан делегациясе башта «Кохи Борбад» (Сәнгать сарае) киноконцерт комплексын карады. Бина гөмбәз формасында эшләнгән. Зур тамаша залы 2 меңгә якын кеше сыйдыра, ә кече залы - 320 кешелек. Шулай ук кунаклар өчен 2014 елда ачылган «Кохи Нәүрүз» комплексы буенча экскурсия үткәрелде. Сарай төрле техникалардан файдаланып, җирле осталар тарафыннан бизәлгән заллардан тора. Комплекс бер үк вакытта 3200гә кадәр кунак кабул итәргә мөмкин. «Нәүрүз Кохи» тирәсендә ботаника бакчасы оештырылган, анда республикадан һәм башка континентлардан үсемлекләр җыелган.

Татарстан делегациясе Дүшәнбе буенча экскурсияне «Кохи Истикол» (Бәйсезлек сарае) комплексында тәмамлады. Биредә элек Таҗикстан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе урнашкан булган. Аннары Рөстәм Миңнеханов Нурек шәһәренә юнәлде, анда ул «Нәүрүз» милли бәйрәмендә катнашачак. Килүгә Татарстан Президенты Таҗикстанның энергетика тармагы флагманы булган Нурек ГЭС эше белән танышты.

Станция өлешенә илдә эшләп чыгарыла торган электр энергиясе күләменең 80 процентка кадәр өлеше туры килә. Ил электр энергиясен Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Әфганстанга экспортлый. Бүген ГЭСта аны модернизацияләү буенча комплекслы эш алып барыла. Су электр энергиясе эшләп чыгару өчен генә түгел, авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен дә кулланыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.