Алексей Песошин: Бүген Росгвардия гаскәрләренең кадрлар һәм техник потенциялы көчле

26.03.2019

Бүген Казанда Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.

Росгвардиянең төп бурычы - илдәге эчке тәртипне саклау. Бүгенге көндә Росгвардия гаскәрләре составына керүче хәрби частьләр һәм бүлекчәләр менә инде ике дистә елдан артык алларына куелган бурычларны уңышлы үтәп килә, дип ассызыклады Алексей Песошин.

“Росгвардиячеләр хәрби һәм хезмәт бурычын намус белән үтәү үрнәген күрсәтә. Росгвардия составына керүче хәрби часть һәм бүлекчә хезмәткәрләре илнең кайнар нокталарында хәрби бурычын үтәгән дәвердә 20 меңнән артыгына дәүләт бүләкләре тапшырылган, 165е Россия Герое исеменә лаек булган. Урамнар, мәктәпләр, лицейлар һәм балалар йортлары, шулай ук самолетлар, патруль катерлары һәм хәтта бер электр поездына росгвардиячеләрнең исемнәре бирелгән”,- дип сөйләде Алексей Песошин.

Бүгенге көндә Росгвардия гаскәрләре яхшы җиһазландырылган һәм сугышчан тәҗрибәгә ия мобиль бүлекчәләр санала. Алар көчле кадрлар һәм техник потенциалга ия. Росгвардиячеләр көн саен диярлек кеше гомерләрен саклап кала, бәлагә юлыгучыларга ярдәм итә, җинаятьчеләрне тоткарлый, дип өстәде Алексей Песошин.

Тантаналы чара барышында Алекей Песошин Росгардия  хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.