Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Икеайлыкның төп максаты - халыкның актив гражданлык позицияләрен һәм экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохитнең торышы турында белем дәрәҗәләрен күтәрү.
Акция ике этапта уздырылачак: районнарда (1 апрельдән 13 майга кадәр) һәм республикада (14 майдан 31 майга кадәр).
Бу чара кысаларында барлык гражданнарга һәм оешмаларга “Эковесна-2019” конкурсында катнашып, үзләренең экологик табигатьне саклау инициативаларын тормышка ашыру тәкъдим ителә.
Икеайлыкның бурычларын иң яхшы башкарган мәктәп, мәктәпкәчә оешма һәм предприятиеләр билгеләнәчәк.
Быел яңалык буларак “Дюрасел Раша" ҖЧҖ белән бергә батарейкалар җыю буенча акция уздыру планлаштырылган. Аның өчен мәктәпләрдә батарейка җыю пунктлары булдырылачак. Җиңүчеләрне “Иң яхшы мәктәп укучысы” һәм “Иң яхшы мәктәп” номинацияләре буенча билгеләячәкләр.