Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен республикада 15 мең кеше һәм 2 меңнән артык техника җәлеп ителгән

26.03.2019

Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен республикада 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган төркем булдырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.

Николай Суржко хәбәр иткәнчә, республикада язгы ташуга әзерлек барышында 3862 берәмлек суүткәргеч торбалар ремонтланган, чистартылган һәм урнаштырылган, 9 участокта яр буйларын ныгыту эшләре башкарылган. 158 участокта 94,414 км озынлыкта елга үзәннәре чистартылган, 4 участокта 1,67 км озынлыкта елга төпләрен тирәнәйтү эшләре башкарылган. 52 гидротехник җайланмалар ремонтланган. Чыгымнар 447 млн сумнан артык  тәшкил иткән.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча планнар эшләнгән һәм расланган. Һавадан күзәтү өчен 18 берәмлек авиация техникасы планлаштырылган.

Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай,Аксубай, Алексеев, Әлки һәм Нурлат районнары территориясе буенча агучы Күбенә һәм Кече Чирмешән елгаларында суның куркыныч дәрәҗәсе көтелә.

Буа, Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Кукмара, Арча, Биектау, Мамадыш районнары һәм Казан шәһәре территориясе буенча агучы Карлы, Мишә, Казансу, Бөрсет елгаларында да шулай ук суның куркыныч дәрәҗәсе көтелә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте