Рөстәм Нигъмәтуллин Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты

26.03.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин видеоконференцэлемтә режимында Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты. Утырыш РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев рәислегендә узды.

Утырышны ачып, Владимир Колокольцев программалы-техник җайланмаларның бик тиз үсеше төрле мәгълүматны тарату чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә, шул исәптә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча да, дип белдерде.

“Узган елда гына да Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре куллану ярдәмендә 18 меңнән артык наркоҗинаять ачыкланды. Наркотиклар турындагы материалларны үз эченә алган битләрне ябу турында 26 меңгә якын карар чыгарылды. Тыелган матдәләрне пропагандалау фактлары буенча булдырмый калынган административ хокук бозулар саны ике тапкырга диярлек артты”, - дип билгеләде министр.

Ведомство башлыгы бу өлкәдә норматив базаны камилләштерүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кирәклеген белдерде. Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан махсус закон проекты әзерләнгән. Документта интернет яки гаммәви мәгълүмат чараларында наркотикларны рекламалаган өчен җәзаны катгыйландыру, шулай ук законга каршы килә торган контент белән танышуга вакытында чик куймаган өчен элемтә операторларының җаваплылыгын көчәйтү каралган.

Министр ассызыклаганча, наркотикларга каршы пропаганданы көчәйтергә, заманча һәм яшүсмерләр өчен кызыклы форматларда уңай контент булдырырга кирәк.

Утырышта наркотикларга каршы профилактик акцияләр оештыруга кагылышлы тәкъдимнәр хакында да фикер алыштылар. 2017 ел башыннан аны уздыру кысаларында 70кә якын чара оештырылган, аларда 2,5 миллион кеше катнашкан.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.