Татарстан Республикасында бүгенгә 65% мәйдан - 930 мең га җыеп алынган. Уртача уңыш 30,4 ц/га. Иртәгә амбарларга 3 млн тонна ашлык салыначак. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Нурлат, Ютазы, Әлки һәм Апас районнарында урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Җыелма иген алу күләме буенча Актаныш (119 мең тонна), Зәй (117 мең тонна), Азнакай (112 мең тонна) һәм Буа (104 мең тонна) районнары алда бара.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, көннәрнең яңгырлы булуы аркасында урып-җыю эшләре акрын бара. Арпа уңышы август башында 36 ц/га булса, бүген исә 27 ц/га кадәр кимегән. «Әлегә 500 мең га бөртекле чабып алынмаган. Югалтылган һәр центнер – минус мең сум дигән сүз. Җитәкчеләрнең шуңа игътибар итүләрен үтенәм», - диде Марат Әхмәтов.
Республикада шикәр чөгендерен җыюга керешкәннәр. Быел аның мәйданнары 64 мең га. 22 августта «Агросила» чөгендер казуга керешкән: 1,2 мең га җыеп алынган, уңыш 500 ц/га.
25 августтан Зәй шикәр заводы эшли башлаган. 1,5 мең тонна татлы продукция җитештерелгән инде. Шул көннәрдә Буа һәм Нурлат заводлары да эшли башлаячак.
Урып-җыю белән бергә киләсе ел уңышына да нигез салына, аерым алганда, уҗым культураларын чәчү башланган. Уҗымнар мәйданы 541 мең га. Бүгенгә 260 мең га – мәйданнарның 48%ы чәчелгән.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, кояшлы көннәрне мөмкин кадәр файдаланып, бөртеклеләр җыюны тизләтергә өндәде.