Финляндиянең РФдәге Илчесе Микко Хаутала Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады

30.08.2019

Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне белән котлау телеграммасы юллады.  

«Хөрмәтле Миңнеханов әфәнде! Сезне Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котларга рөхсәт итегез. Сезгә һәм Татарстан Республикасы халкына бәхет һәм уңышлар телим!

Сезне WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын бик яхшы оештыруыгыз белән котлыйсым килә, бу чемпионат Финляндия делегациясендә иң яхшы хисләр калдырды. Финляндия һәм Татарстан күп өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек итә, шул исәптән мәгарифтә һәм икътисадта.  

Илчелек, Финляндия-Россия сәүдә палатасы белән берлектә, мин җитәкли торган фин компанияләре вәкилләре делегациясенең 2019 елның 26 - 27 ноябрендә Казанга эш сәфәрен әзерли. Фин компанияләренең бу эш сәфәре белән кызыксынуларын билгеләп үтәсем килә».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.