Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның Гагарин урамында ишегалды бәйрәмендә булдылар

30.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның Гагарин урамындагы 103, 105, 107 нче йортларның ишегалды бәйрәмендә булдылар. Бәйрәм Республика көненә багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов, Игорь Комаров, Казани мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар ишегалды территориясен карап чыктылар, анда балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары урнаштырылган, уеннар өчен урыннар җиһазландырылган, яңа җәяүлеләр сукмаклары корылган, күпьеллык үсемлекләрдән чәчәк түтәлләре оештырылган.     

Ишегалды территориясе «Казанда ишегалларына, кварталлар эчендәге йөрү урыннарына һәм бистә юлларына ремонт» программасы кысаларында төзекләндерелгән. Эшләрнең гомуми суммасы якынча 25 млн. сум, акчаның яртысын хосусый инвестор биргән.

«Авиатор» торак кварталын үстерү 30 нчы елларда башланган. Монда авиатөзелеш эшчеләре өчен торак йортлар салынган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров мәйданчыкларны карап чыктылар, якындагы йортларда яшәүче кешеләр белән сөйләшеп тордылар. 

Микрорайон кешеләре өчен балалар иҗат коллективлары, Татарстанның Атказанган артисты Дина Гарипова һәм «Пусть говорят» тамашасын алып баручы Дмитрий Борисов чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнехановка көнкүреш калдыкларын аерым җыю мәйданчыгын күрсәттеләр.

Игорь Комаров чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанга килгән саен мин республикадагы һәм Казандагы уңай үзгәрешләрне күреп сөенәм. «Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре алга таба бара», - диде Игорь Комаров.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу ишегалды территориясендә казанлыларның авиация үсешенә керткән зур өлеше турында истәлек саклана.

Рөстәм Миңнеханов ишегалдын төзекләндерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул ассызыклаганча, Казанда ишегалдын төзекләндерү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шәһәр бүленгән акчалар дан гына түгел, партнерлыкның яңа рәвешләрен таба. Мәсәлән, аларны ремонтлау һәм төзекләндерү өчен акчаны инвестор бүлеп бирде, диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.