Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Телеграмма Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән.
«Хөрмәтле Татарстан Президенты, Кадерле Дус! Татарстан халкын чын күңелдән Республика көне белән котлыйм.
Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләрендә үткән юлыбыздан канәгатьлек белдерәсем килә. Безнең хезмәттәшлек Төркия-Россия үзара багланышларын ныгытуга мөһим өлеш кертер һәм киләчәктә тагын да зур темплар белән үсәр дип, чын күңелемнән ышанам.
Форсаттан файдаланып, сезгә – бәхет һәм сәламәтлек, ә тугандаш Татарстан халкына чәчәк атуын һәм иминлек телим».