Бүген Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары чатында сәнәгать җитештерүен оештыручы, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводының элеккеге директоры, РФнең Атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов һәйкәлен ачу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Герое, ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш һәм башка рәсми затлар ктанашты.
Виталий Копылов С.Горбунов ис. КАҖБен 1973 елдан 1994 елга кадәр җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә С.П. Горбунов ис. Казан авиация җитештерү берләшмәсе Ил-62, ИЛ-62М ерак магистральләр самолётларын, ике типтагы Ту-22М3 и Ту-160 стратегик бомбардировщикларын серияле чыгара башлаган.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге чара – безнең күрнекле шәхесләрне хөрмәтләвебез. Ул ассызыклаганча, Виталий Копылов зур тормыш юлы узган, мөһим һәм яхшы проектларны гамәлгә ашырган. «Без бу кешенең авиатөзелеш өчен генә түгел, шәһәребез өчен дә күп нәрсәләр башкаруын онытмаска тиешбез, завод кешеләре өчен һәр елны торак гамәлгә тапшырылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Копыловка бюст кую фикере Россия Президенты Владимир Путин быел заводка килгән чакта шундый инициатива белән чыкканнан соң барлыкка килгән.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров шулай ук Виталий Копылов һәм аның эшләре турында истәлекне саклау мөһимлеген ассызыклады.
Россия Герое, ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш үз чиратында билгеләп үткәнчә, Горбунов ис. КАҖБ Копылов җитәкчелегендә тармакның алдынгы предприятиесенә әверелгән.
«Туполев» ГАҖ генераль директоры урынбасары - Горбунов ис. КАҖБ директоры Николай Савицких билгеләп үткәнчә, Виталий Копылов турында истәлекләр күңелләрдә саклана, ә авиатөзүчеләрнең барлык буыннары өчен ул Ватанга тугры хезмәте белән үрнәк булып калачак.