Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Республика көненә багышланган ат спорты бәйрәмендә булдылар һәм ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына ат чабышларын карадылар.
Бәйрәм Татарстан башкаласында «Казан» халыкара ат спорты комплексында узды.
«Казан» ХАСКа килүгә үк кунаклар холлда «Татпотребсоюз» тарафыннан оештырылган халык куллануы товарлары күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук татар милли ашларыннан авыз иттеләр.
Монда тагын Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмә-ярминкәсе дә бар иде.
Ат спорты бәйрәме «Аргамак» призына татар токымы атлары чабышыннан башланып китте. 2000 метрга республиканың төрле районнарыннан 12 аргамак ярышты. Приз фонды – 150 мең сум.
Моннан тыш, бүген ярышларда катнашучылар Казан ипподромы Кубогына (приз фонды 200 мең сум), Татарстан Республикасы Атлар үрчетү һәм ат спорты федерациясе призына, Татарстан Республикасы Президенты Кубогына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, Халыклар дуслыгы призына, «Татспиртпром» Кубогына ярышачаклар иде.
Быел 16 мәртәбә чабыш булачак, шул исәптән WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты хөрмәтенә дә.
Программада концерт номерлары һәм призлар уйнату да бар.
Тулы программа белән «Казан» ХАСК сайтында танышырга мөмкин: http://ippodrom-kazan.ru/programma-30-08-2019-ippodrom-kazan-begovoj-den-29-488/