Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе Губернаторы Андрей Чибис белән очрашты

19.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе Губернаторы Андрей Чибис белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Яклар төбәкара хезмәттәшлек, тәҗрибә алмашу һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар очрашуда.  

Искәртәбез, Андрей Чибис Казанга эш сәфәренә World Urban Parks Congress-2019 бөтендөнья парк конгрессында катнашу өчен килгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.