Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгында: Бу югары уку йорты иҗади һәм интеллектуаль элитаны формалаштыру миссиясен лаеклы үти

18.10.2019

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгына багышланган бәйрәм концертында булды.  

Чара Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Тантанада Россия Мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко да катнашты.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Овсиенко театр  холлында «Мәдәният өлкәсендә белем бирү процессына цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү» дип аталган экспозицияне карадылар.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында Казан дәүләт мәдәният институтының үзенең 50 еллыгын иҗади һәм рухи матурлык тантанасын чагылдыручы вәкиллекле форум белән каршы алуын символик вакыйга дип атады. 

«Ярты гасыр бу югары уку йорты күп милләтле халкыбызның мәдәни мирасын саклауга һәм ишәйтүгә ярдәм итүче иҗади һәм интеллектуаль элитаны формалаштыру миссиясен лаеклы үти, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Халык иҗатының һәм профессиональ иҗатның уникальлеге, бер яктан, милләтара багланышларны ныгытып, кешеләрне берләштерсә, икенче яктан, һәр халык мәдәниятенең үзенчәлеген саклап кала. Шул рәвешле тел, гореф-гадәтләр, рухият һәм милли үзенчәлек буыннан-буынга тапшырыла».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Идел буе халыклары мәдәниятенә аерым игътибар бирелә. Моның ачык мисалы – күршеләребез дәүләт ансамбльләренең һәм халык коллективларының бу тантанада катнашулары. 

Бүген Мәдәният институты талантлы яшьләрне җәлеп итү урынына әверелде. Бу югары уку йортында илебезнең 34 субъектыннан студентлар белем ала.

Югары уку йортының үзенчәлекле сыйфаты – традицияләрне күз карасыдай саклау, заман белән бергә атлау, шулай ук иҗади башлангычны, мәгарифне һәм фәнне берләштерү. «Мәдәният өлкәсендә белем бирү процессына цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүгә багышланган экспозиция бу юнәлештәге хәрәкәтнең мөһимлеген ассызыклый, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Цифрлаштыру дәвере чикләрне һәм мөмкинлекләрне киңәйтә».

«Киләсе елда без республика һәм ил өчен мөһим тарихи вакыйга – ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы Указы өчен рәхмәтлебез. Озакламый юбилей чаралар программасы башланып китәчәк, аларга халыкара, федераль социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар, тарихи һәм рухи мирасны саклау чаралары керә», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул педагогларны, студентларны һәм бу югары уку йортын тәмамлаганнарны Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгы белән котлады һәм хезмәтләренә һәм иҗатларына тирән ихтирамын белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына бу югары уку йортына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Институт коллективына илһам чишмәләренең саекмавын, яңа проектлар һәм казанышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов югары уку йорының педагогика коллективы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.