Татарстанда 2020 елда җыелачак уңышка уҗымнар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән

26.10.2019

Татарстан Республикасында 2020 елда җыелачак уңышка уҗымнар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, шуларның 371,3 мең гектары (74,5 процент) бодай, 121,6 мең гектарда (24,4 процент) арыш. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортыннда узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне бутен муниципаль районнар белән видеоконференцияреңимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

"Күпчелек хуҗалыклар уҗымнарны тенология тәлапләре буенча чәчте, яхшы кышларлар дип өметләнәбез", - диде Марат Җәббаров. 

Аннары министр уңыш җыю барышы турында хәбәр итте. Республикада шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам ителә. "Узган елдагыга караганда һәр гектардан уңышлылык 110 центнерга артык. Кайбер районнарда уңышлылык гектарыннан 500дән артык центнер", - диде Марат Җәббаров. 

"Буа һәм Зәй заводларында проблемалар юк. Аларның икесенә 250дән артык чөгендер, ләкин Нурлат зонасында чимал җитми. Заводның бер тәүлеккә генә запас бар", - диде ул. 

Быел, Марат Җәббаров сүзләренчә, шикәр чөгендере өлкәсендә вәзгыять катлаулы. Россиядә шикәр җитештерү 1 млн. тонна тирәсе дип исәпләнә, бәяләр дә бик каты кимеде - тоннасына 19,5 мең сум, ә былтыр 30 мең сум иде, бу 35 процентка ким. 

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы киләсе елга шикәр чөгендере чәчүлекләрен киметергә өнди, диде Марат Җәббаров, безгә дә чәчүлекләребездә оптимизация үткәрергә кирәк. 

Республикада көнбагыш уңышын җыю да дәвам ителә: 60,2 мең гектар җыелган, бу мәйданнарның 45 %, уңышлылык - 17,3ц/га.

"Көнбагышка да бәяләр тоннасына 15 мең сумга кадәр кимеде, узган елдагыдан минус 3 мең сум", - диде министр. 

Кырларда сабанга 1,7 млн. гектар эшкәртелгән. Көненә 1,5 мең берәмлек техника эшли. 

Тулысынча бу эшне Актаныш районы тәмамлаган, Балтач, Зәй, Биек Тау, Тукай, Тәтеш, Саба районнары эшне тәмамлап киләләр. Әмма арта калучы районнар да бар. 

Татарстанда шулай ук 28 октябрьдән техниканы кышка әзерләү өлкәсендә конкурс үткәрелә. Эшләрне махсус комиссия бәялиячәк. 

ТР авыл хуҗалыгы министры республикада африка дуңыгыз чумасы таралу куркынычы барлыгын искәртте. ИФОнда Саратов һәм Түбән Новгородта чир тарала. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.