Рөстәм Миңнеханов алдагы елларда «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче булган Рөстәм Гомәров һәм Александра Лебедева белән очрашты

25.10.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы елларда «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче булган Рөстәм Гомәров («Сбербанк» ГАҖ проектлары директоры) һәм Александра Лебедева («Агент Правительства РФ» ДКР «ВЭБ.РФ» блогының идарәче директоры) белән очрашты.

Очрашу «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар – «Эльбрус» клубы әгъзалары белән очрашу кысаларында узды. 

Чара 2019 елның 25 октябрендә Иннополис шәһәрендә, «Эльбрус» клубы гамәлгә ашыручы «Остаз белән иртәнге аш» проекты кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Гомәровның һәм Лебедеваның киләчәккә планнары, аларның киләчәктә карьера үсешләре, һөнәри күнекмәләрен арттырулары белән кызыксынды. 

Рөстәм Гомәров һәм Александра Лебедева Татарстан Президентына яңа эш урыннарында гамәлгә ашыручы проектлары турында сөйләделәр, остазлык гамәлләре вакытында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук идарәчеләр сайлап алуның яңа этабын оештыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. 

Искәртәбез, Рөстәм Гомәров «Россия лидерлары» конкурсында җиңү яулаганнан соң Саклык банкының баш офисына эшкә күчте, ә Александра Лебедева быел сентябрьдән бирле «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясендә эшли.

Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр бер ел дәвамында Россиянең иң югары дәүләт хакимияте органы һәм эре корпорацияләре җитәкчелегеннән булган остазларыннан консультацияләр алалар.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – «Россия лидерлары» бөтенроссия  конкурсындагы остазларның берсе.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.