Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге премияне «Объединенная двигателестроительная корпорация» АҖ генераль директоры Александр Артюховка тапшырды

12.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне «Объединенная двигателестроительная корпорация» АҖ генераль директоры Александр Артюховка тапшырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия инженер фәннәрендәге казанышлар өчен бирелә. 

Искәртмә:

А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән билгеләнгән. Премия ике елга  бер тапкыр, Россия һәм чит ил галимнәренең инженерлык фәннәре өлкәсендә атаклы өлеш керткәннәре һәм күренекле авиаконструктор А.Н.Туполевның исемен мәңгеләштерү өчен бирелә. Премия 10 ноябрь – Андрей Туполевның туган көне уңаеннан тапшырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.