Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Бигеш» халыкара аэропорты ребрендингы проектын тәкъдир иттеләр.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Төп максаты – «Нижнекамскнефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу иде.
2019 елның маенда Россия Федерациясе президенты Указы белән «Бигеш» халыкара аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде.
Искәртәбез, быел октябрь аенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының утырышы узды, анда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исеме бирелүгә бәйле рәвештә аларны бизәү мәсьәләсе каралды. «Бигештә» Татарстанның сәнәгать куәтенә, Кама аръягы төбәгенең үсеш дәверләренә һәм анда Николай Лемаевның роленә басым ясарга тәкъдим ителде.
Бүген «Бигеш» халыкара аэропорты ребрендингы проектын тәкъдир иткәндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аэропортны иң яхшы бизәүгә конкурс игълан итәргә тәкъдим итте.