Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив институты базасында «Кулланучылар кооперациясен ресурс ягыннан үстерү» пленар утырышында катнашты

15.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив  институтында (Россия кооперация университеты филиалы) булды. Бүген үк бу югары уку йорты базасында кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге ачылды.

Яңа уку корпусында кунаклар өчен ресурс үзәген интерактив тәкъдир итү оештырылган иде, укучыларның кайбер проектларын да күрсәттеләр. 

Моннан тыш, биредә «Кооперация – һөнәри осталык (WorldSkills) стандартлары», «Халыкара кооперация» күргәзмәләре дә куелган.

Татарстан Президенты шулай ук Казан кооператив институты базасында «Авыл тормышын саклап калу факторы буларак, кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге» форумының пленар утырышында да катнашты. Пленар утырышның төп темасы – «Кулланучылар кооперациясен ресурс ягыннан үстерү».

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк кулланучылар берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм башкалар чыгыш ясады.

Искәртәбез, «Авыл тормышын саклап калу факторы буларак, кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге» форумы кичә, 14 ноябрьдә ачылган иде. Форумда кооперация үстерүнең ресурс үзәгенең моделен формалаштыру, яшьләр кооперативларына төрле ресурслар бирү, мәктәпләр базаларында кадрлар әзерләү максатларында юнәлеш кооператив сыйныфлары ачу мәсьәләләре карала.  

Бүген форумда Россия Федерациясе Үзәк кулланучылар берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Үзәк кулланучылар берлегенең ведомство бүләген – I дәрәҗәдәге «Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеш өчен» орденын тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.