ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанада шикәр чөгендере уңышын җыю тәмамланды - 2,8 млн. тонн

16.11.2019

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә техник авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, агымдагы елда көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендере уңышын җыю ноябрьгә күчте. Кукуруз уңышын җаю инде тәмамланып килә. 203 мең гектардан 12 мең гектарында гына әле кукуруз җыелмаган, ягъни 6 %. 148 мең тонна уңыш суктырылган. 

Көнбагышның 104 мең гектары җыелган, бу - 174 мең тонна уңыш. Уңышлылык - 17 ц/га.

"Комбайннар саны җитәрлек, бер өлеше кырларда тора. Уңыш җыю тискәре температуралар шартларында бара һәм төнге вакытта. Тотрыклы тискәре температуралар булса, уңыш җыю темпларын арттырырга кирәк", - диде докладчы. 

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю тәмамланды. 2,8 млн тонна продукция казып алынды. Уңышлылык - 441 ц/га, әлеге культураны үстерә башлаганнан җирле бу иң зур күрсәткеч. Заводлар 1,53 млн тонна чимал белән тәэмин ителде. Республикадагы өч предприяте тәэмин ителгән. Көн саен 17 мең тонна чимал эшкәртелә. Сезон башыннан 189 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Эшкәртү эшен 2020 ел гыйнварында тәмамлау көтелә.

Киләсе ел уңышына җир эшкәртелгән. Бүгенге көнгә мәйданнарның 96 % эшкәртелгән 

Наил Залаков шулай ук орлыклар әзерләү турында да хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов җир эшкәртү эшләрен тәмамларга өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.