Бүген “Казан” халыкара аэропортында 2013 елның 17 ноябрендә һәлакәткә юлыккан Боинг-737 пассажир самолеты корбаннарын искә алып, матәм митингы узды.
Башта авиакатастрофада һәлак булганнарның исемнәрен укыдылар. Аннары бер минут тынлык игълан ителде.
Матәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары бар иде.
Чарада катнашучылар һәлак булучыларның фамилияләре язылган мемориаль комплекска чәчәкләр куйдылар.