Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Павел Колобков Казанда 2020 елда узачак БДБ илләре Уеннарынна әзерләнү барышы турында сөйләштеләр

18.11.2019

Бүген Россия Федерациясе Спорт министрлыгында ведомство башлыгы Павел Колобков белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы узды. 

"Безнең сөйләшү өчен темалар бик күп. Бу елларда Казанда бик күп спорт чаралары уздырылачак, шул исәптән 2025 елсы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, - диде Россия спорт министры. - Су спорт төрләребуенча Европа чемпионатын уздыруга да заявка бирергә планлаштырабыз. Моңарчы, 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек эре халыкара чараларны уздыру аркасында, бөтен шартлар да булдырылды". 

"Шулай ук без Казанда шәһәр уеннарын уздыру концепциясе турында фикер алыштык. Бу яшьләр арасында популяр яңа спорт төрләре буенча ярышлар була", - диде Павел Колобков журналистларга. 

"Быел без Россия Спорт министрлыгы ярдәме белән күп төрле чаралар оештырдык. Финанс һәм методик ярдәмегез өчен рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Министрлыкка төбәктә бөтен эре чараларны уздыручы Спорт программалары дирекциясе өчен рәхмәтемне әйтәсем килә". 

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Спорт программалары дирекциясе ГТО комплексының федераль операторы функцияләрен дә үти, башка күләмле проектларны да гамәлгә ашыра. Аерым алганда, 2019 елның августында Казанда узган Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыручы булды. "Спорт булмаса да, бу ярышлар, шул ул технологияләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Спорт кешеләрне берләштерә, бик күп кешеләр өчен яшәү рәвешенә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм без Россия Спорт министрлыгы белән хезмәттәшлегебезне дәвам итәчәкбез". 

Очрашуда шулай ук 2020 елда Казанда БДБ илләре Уеннарын уздыруга әзерләнү турында, Татарстан башкаласында Сумо буенча дөнья чемпионатын уздыру мөмкинлеге турында сүз барды. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.